Музей Кайбицкого района обогатился новыми экспонатами. В музей Кайбицкого района с семьей приехала дочь ветерана Великой Отечественной войны Рашиды Хайруллинной Нурия, уроженка села Бурундуки, и ее брат Габдулбари. Цель-передать музею фронтовые фотографии матерей, ордена и медали. Директор музея Ильдар Шакиров сначала ознакомил сельчан с экспонатами музея. Здесь они с гордостью увидели Бурундуковское сокровище, найденное в 1986 году близ их деревни, относящееся к эпохе Булгарского ханства. - Наша мама Рашида Габдрахмановна в 1942 году в один день с односельчанкой Рахимой Калимуллиной ушла на фронт. Сначала проходила курсы медицинских санитаров. 13 октября того же года принял воинскую присягу и был направлен в медико-санитарный батальон. Мать встретила День Победы в Берлине. Она вернулась с фронта только в 1946 году. Награжден медалью” За боевые заслуги " и другими медалями. Надо сказать, что мама нам совсем не рассказывала о войне. Вернувшись с поля боя, некоторое время работала секретарем сельского совета. Позже уехала в г. Зеленодольск. Там долгие годы работала на заводе имени” Серго", откуда и вышла на пенсию. 1 июня 1971 года его наградили орденом “Знак Почета”. Мама  умер 4 августа 1976 года. Чтобы о ней знали и наши земляки, передаем в музей свои фронтовые, послевоенные фотографии, ордена и медали, - сказала дочь Нурия. Автор: Мингазиз Сингатуллин Кайбыч ягы музее яңа экспонатлар хисабына баеды. Кайбыч ягы музеена Борындык авылында туып үскән Бөек Ватан сугышы ветераны Рәшидә Хәйруллинаның кызы Нурия, энесе Габделбарый гаиләләре белән килде. Максатлары – музейга әниләренең фронтта төшкән фотоларын, орден-медальләрен тапшыру. Музей директоры Илдар Шакиров авылдашларын башта музей экспонатлары белән таныштырды. Алар биредә үз авыллары янында 1986 елда табылган, Болгар ханлыгы чорына караган Борындык хәзинәсен күреп, горурлык кичерделәр. - Әниебез Рәшидә Габдрахман кызы 1942 елда авылдашы Рәхимә Кәлимуллина белән бер көнне фронтка китә. Иң элек медицина санитар курслары үтәләр. Шул елның 13 октябрендә хәрби ант бирәләр һәм медицина санитар батальонына озаталар. Әни Бөек Җиңү көнен Берлинда каршы алган. Ул фронттан 1946 елда гына әйләнеп кайта. “Сугышчан казанышлары өчен” һәм башка медальләр белән бүләкләнгән. Шунысын да әйтергә кирәк, әни сугыш чоры турында безгә бөтенләй сөйләми иде. Яу кырыннан кайткач, авыл Советы секретаре булып бераз эшләгәч, Яшел Үзән шәһәренә китә. Анда озак еллар буена “Серго” исемендәге заводта эшләде, пенсиягә дә шуннан чыкты. 1971 елның 1 июнендә аны “Почет билгесе” ордены белән бүләклиләр. Ул 1976 елның 4 августында вафат булды. Аның турында райондашларыбыз да белсен дип, фронтта, сугыштан соң төшкән фотоларын, орден- медальләрен музейга тапшырып китәбез, - диде кызы Нурия. Автор Мингазиз Сунгатуллин https://vk.com/kaibicy http://kaibicy.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/kaybych-yagy-muzee-yaa-eksponatlar-khisabyna-baedy